РАСЛЫЙМ                                                                                        

                        

Татарстан Премьер-министры урынбасары,

                                                   Бөтендөнья татар конгрессының

Милли Шура рәисе

 

 

_______________________

 

В.Г. Шәйхразыев

 

“Оста куллар -2023”

              конкурсы нигезләмәсе

 

          Бөтендөнья татар конгрессы сайтының

       “Оста куллар”  конкурсын үткәрү турында

                                 

 НИГЕЗЛӘМӘ

 

  1. Гомуми нигезләмәләр:

 

1.1. “ Оста куллар-2023” конкурсның (алга таба Конкурс) оештыручысы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты (алга таба Конгресс);
1.2. Конкурс турында Нигезләмә конгрессның рәсми сайтында (http://tatar-congress.org) “Рәсми басма” сәхифәсендә урнаштырыла.
1.3. Конкурста иң яхшы эшләргә ( ике номинациядә дә) I, II, III нче урыннар бирелә һәм дипломнар, бүләкләр тапшырыла;

1.4. Жюри игътибарга лаек хезмәтләрне сайлап алып, аларга Рәхмәт хатлары тапшырырга хокуклы;

1.5. Барлык катнашучыларга да сертификатлар бирү каралган;
1.6. Конкурска бер генә хезмәт килсә/яисә бер хезмәт тә кермәсә, Конкурс үткәрелмәде дип таныла.

 

  1. Конкурсның максаты һәм бурычлары:

2.1. Конкурсның максаты – халкыбызның уңган, сәләтле туташларын, ханымнарын ачыклау, аларның кул эшләнмәләрен, пешергән ризыкларын, иҗатын таныту, милли үзаңны, милли рухны үстерү;
2.2. Кул эшләнмәләре арасында халкыбызның милли гореф-гадәтләренә туры килгән эшләрне барлау. Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.


  1. Конкурсның номинацияләре:

3.1 Конкурс ике номинация буенча уздырыла:

“Алтын куллы хатын-кыз”, “ Аш-су остасы”;

3.2 Конкурс Вконтакте социаль челтәрендә уздырыла.

 

  1. Конкурста катнашучылар:

4.1 Конкурста 21 яшьтән өлкәнрәк булган  туташлар, ханымнар катнаша ала;
4.2 Конкурста катнашучы социаль челтәрдә үз эшләре белән видео, яисә фотолар урнаштырырга тиеш;  

4.3 Конкурста катнашучы әлеге Нигезләмәнең 5нче бүлегендә бәян ителгән тәртиптә һәм күрсәтелгән шартларны, таләпләрне үтәп,  үз эшләрен Вконтакте социаль челтәрендәге “Оста куллар-2023” төркеменә урнаштыра.

4.4 Видео һәм фото астына исем-фамилиясе, кайдан булуы, яше, кайсы номинациядә катнашуы, шулай ук электрон почта адресы языла.
5. Конкурсны үткәрү шартлары һәм таләпләре

5.1 Конкурска тәкъдим ителүче видео 3 минуттан артмаска тиеш.

5.2 “Кул эшләнмәләре” номинациясендә катнашучы 2022-2023 нче елда эшләгән кул эшләнмәләрен генә куярга тиеш. Ә “Аш-су остасы” номинациясендә катнашучы 2023 нче елда бу конкурс өчен махсус пешергән  ризыкны фото яисә видеога төшереп куярга тиеш. Моңа кадәр уздырылган төрле конкурсларда инде тәкъдим ителгән хезмәтләр бәйгедән төшеп кала. Алар социаль челтәрләр аша тикшерелә. Фото яисә видео астына катнашучы пешергән ризыкның рецептын да аңлатып язарга тиеш.

5.5 Конкурс эшләрен кабул итү срогы тәмамланганнан соң килгән  хезмәтләр каралмый.
5.7. Конкурска старт  2023 елның 15 нче февралендә бирелә. Ул 8 нче мартка кадәр дәвам итәчәк.
5.8. Конкурсның иң яхшы видеоязма яисә фото авторларын жюри сайлап ала. Аларның исемнәре  Бөтендөнья татар конгрессы сайтында һәм Вконтакте социаль челтәрендәге “Оста куллар-2023” конкурсы төркемендә 15 нче мартта игълан ителәчәк.

5.9 Конкурска җибәрелгән эшләрне Конгрессның сайтына урнаштыру оештыручылар хокукында.